Noble Quran » Татарча » Sorah Al-Layl ( The Night )
Choose the reader
Татарча
Sorah Al-Layl ( The Night ) - Verses Number 21
فَأَمَّا مَنْ أَعْطَىٰ وَاتَّقَىٰ ( 5 )
Әмма бер кеше Аллаһ күрсәткән урыннарга садакалар бирсә һәм Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланса.
وَصَدَّقَ بِالْحُسْنَىٰ ( 6 )
Һәм Аллаһуның берлеген, Исламның хаклыгын вә Коръәннең һәм пәйгамбәрнең хаклыгын тәсъдыйк кылса.
فَسَنُيَسِّرُهُ لِلْيُسْرَىٰ ( 7 )
Аңа җиңеллек вә рәхәтлек урыны булган җәннәткә алып керүче гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
وَأَمَّا مَن بَخِلَ وَاسْتَغْنَىٰ ( 8 )
Вә әмма бер кеше саранлык кылса, вә үзен Аллаһуга вә ахирәт нигъмәтләренә мохтаҗсыз санаса, кирәксенмәсә.
وَكَذَّبَ بِالْحُسْنَىٰ ( 9 )
Вә Аллаһуның берлеген һәм Коръәннең вә пәйгамбәрнең хаклыгын инкяр кылса.
فَسَنُيَسِّرُهُ لِلْعُسْرَىٰ ( 10 )
Бик тиз Без аңа авырлык вә ґәзаб урыны булган җәһәннәмгә алып керә торган бозык эшләрне, батыл гамәлләрне мүйәссәр кылырбыз.
وَمَا يُغْنِي عَنْهُ مَالُهُ إِذَا تَرَدَّىٰ ( 11 )
Җәһәннәмгә егылып һәлак булганда аңа малы файда бирмәс.
وَإِنَّ لَنَا لَلْآخِرَةَ وَالْأُولَىٰ ( 13 )
Әлбәттә, дөнья һәм ахирәт байлыгы фәкать Безнекедер. Шулай булгач, икесен дә Аллаһудан сорарга тиешле.
الَّذِي كَذَّبَ وَتَوَلَّىٰ ( 16 )
Ул явыз, Коръәнне вә пәйгамбәрне ялганга тотты һәм Аллаһуга итагать итүдән баш тартты.
وَسَيُجَنَّبُهَا الْأَتْقَى ( 17 )
Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва кеше, ул уттан ягада, читтә булыр.
الَّذِي يُؤْتِي مَالَهُ يَتَزَكَّىٰ ( 18 )
Ул тәкъва кеше малын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирер, гөнаһтан пакьләнмәк нияте белән.
وَمَا لِأَحَدٍ عِندَهُ مِن نِّعْمَةٍ تُجْزَىٰ ( 19 )
Бит Аллаһ хозурыңда һичкемгә сәваб вә нигъмәт юк.
Random Books
- Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330729
- Хиҗәмә белән дәвалануТән тиресен кисеп, суыртып кан чыгаруны — хиҗәмә дип әйтәләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330717
- Ир белән мөгәмәләт итү серләреИр һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330725
- КаберҮлем ул, ике тормыш — бетүче фәни дөнья тормышы һәм мәңгелек ахирәт тормышы — арасындагы күпер. Дөнья ахирәтнең чәчүлеге. Кем дөньялыгында изгелек эшләсә ахирәттә газабтан котылыр һәм җәннәтләрдә мәңге калыр, ә кем явызлык эшләсә җәһәннәм утында газаб кылыныр, әгәр аны Аллаһ гафу итмәсә.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330723
- Догаң кабул булсын дисәң!Дога, мөселман кешесенең тормышында зур әһәмияткә ия. Ул Аллаһ тәгаләгә тәүхид белән бәйле.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330709