Татарча - Sorah Al-Kauther ( A River in Paradise)

Noble Quran » Татарча » Sorah Al-Kauther ( A River in Paradise)

Choose the reader


Татарча

Sorah Al-Kauther ( A River in Paradise) - Verses Number 3
إِنَّا أَعْطَيْنَاكَ الْكَوْثَرَ ( 1 ) Al-Kauther ( A River in Paradise) - Ayaa 1
Ий Мухәммәд г-м, тәхкыйк, Без сиңа күп хәерле нәрсәләр бирдек. Ягъни пәйгамбәрлек дәрәҗәсен, зур белем, күркәм холык һәм ахирәттә кәүсәр елгасын бирдек, ул елга сиңа һәм өммәтеңә хасдыр.
فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ ( 2 ) Al-Kauther ( A River in Paradise) - Ayaa 2
Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!
إِنَّ شَانِئَكَ هُوَ الْأَبْتَرُ ( 3 ) Al-Kauther ( A River in Paradise) - Ayaa 3
Тәхкыйк, сине әбетәр дип кимсетүче дошманың үзе әбетәрдер – нәселе бетүчедер. (Мухәммәд г-мнең ир балалары үлеп бетүләре сәбәпле мөшрикләр, Мухәммәднең ир балалары калмый, нәселе бетә, койрыксыз дип көлгәннәр. Бу сүрә шул хакта инде. Мухәммәд г-мнең нәселе дә һәм өммәте дә бетмәде). Бервакыт мөшрикләр пәйгамбәр алдына килеп: "Ий Мухәммәд син безнең сынымнарыбызга бераз вакыт гыйбадәт кыл, без дә сннең Раббыңа бераз вакыт гыйбадәт кылырбыз. Әгәр синең динең яхшы булып чыкса, без сиңа иярербез, әгәр безнең динебез яхшы булып чыкса, син безгә иярерсең", – диделәр. Бу сүрә шул хакта иңде.

Random Books

  • Иң кирәкле догаларАллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/338569

    Download :Иң кирәкле догалар

  • Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330729

    Download :Хатын-кызлар фикхы

  • БАЛАЛАРГА ЙӨЗ ДӘ БЕР СОРАУБалаларга ислам дине турында йөз дә бер сорау.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/338571

    Download :БАЛАЛАРГА ЙӨЗ ДӘ БЕР СОРАУ

  • Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-Әкбәр» китабына кыскача аңлатмаАллаһ тәгалә һәрбер гасырда Коръәнгә вә Сөннәткә чакыручы һәм ширек вә мәҗүсилек нәҗесләреннән пакьләнергә, бидгать вә хорафат караңгылыгыннан яктылыкка чыгарга ярдәм итүче галимнәрне бар итте. Әбү Хәнифә ошбулардан иделәр. Алар барысы да Коръәнгә һәм Сөннәткә тынуга кирәклектә вә бу ике асылга хыйлаф иткән барча карашны калдыруда бердәм карашта иделәр.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/338171

    Download :Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-Әкбәр» китабына кыскача аңлатма

  • Хатын белән мөгамәлә итү серләреИр һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.

    Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи

    Source : http://www.islamhouse.com/p/330727

    Download :Хатын белән мөгамәлә итү серләре

Choose language

Choose Sorah

Random Books

Choose tafseer

Participate

Bookmark and Share